ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Район мәкәтәпләрен яңа уку елына әзерләп ремонтлау дәва итә.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең авторейдер машинисты Марат Рианов телевидение үткәрә торган “Осталар” һөнәри реалити-шоуда катнашты. Тәҗрибәле механизатор (ул биредә 2007 елдан бирле эшли) телекамералар алдында һич каушап калмыйча, биремнәрне тиз һәм төгәл үтәп конкурсның чираттагы турына үтә алды.

 

Соңгы ун көндә шәхси сектордан 285 тонна сөт җыеп алынган.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Быелгы яңгырлы шартларда игеннәрне һәм үләннәрнең ничек итеп үсүен өйрәнү нияте белән республика фәне тикшеренү институтыннан безнең районга бер төркем галимнәр килде.

Райондагы 13338 гектарлы күпьеллык үлән басуларының 70 процентыннан беренче уңыш җыеп алынды.

“Каенкай” балалар приютында попечительләр советы һәм иганәчеләр ярдәмендә “Бергәләп булдырабыз” дигән проект гамәлгә ашырыла.

Беренче сыйныфка укырга баручы балаларга быел да букчалар, уку кирәк яраклары бүләк итеп биреләчәк.

Базарлы Матакның Ана даны паркы халык арасында пополярлаша бара.

 Әлегә ул авылның иң матур һәм күпфунцияле паркы бит: биредә иркен сәхнә, җайлы утыргычлвр, таш җәйгән бию мәйданы, балалар өчен төрле спорт комплекслары бар. Паркка асфальт юл белән генә киләсе. Кыскасы, төрле чаралар үткәрәм дисәң, бик тә әйбәт урын инде.

Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлеге начальнигы Фидаил Хәернасов районда булып, әлкилеләрнең хезмәткә катышлы мөрәҗәгатьләрен, гозерләрен тыңлады. Аның белән бергә бу кабул итүдә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина да эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International