ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016” бәйгесенә нәтиҗә ясады. Республиканың ел дәвамында иң уңышлы эшләгән йөз эшмәкәре исемлегендә Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Шушы көннәрдә Казанда  Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан икътисад министры Артем Здунов кулыннан ул җиңүче Дипломын кабул итеп алды.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәменә оешма-учреждениеләр территорияләрен һәм шәхси йортларны иң матур итеп бизәүгә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе  игълан иткән бәйгегә йомгак ясалды.

Яңа елга ничек әзерләнүебезне бәяләү өчен районда республика комиссиясе булып китте.

Киокусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр кышкы урманда хәрби-гамәли уенда катнаштылар.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Озакка сузылган Яңа ел яллары халыкны шактый ялыктырган, саф һавада актив ял итү сагындырган бугай – каникул азагында “Яшь имәннәр” савыктыру лагере базасында узган чаңгы ярышына халык агылды гына.

Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйган иделәр.

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә районыбызның биш чиркәвендә Изге Раштуа гыйбадәтләре булды.  Анда йөзләрчә кеше катнашты.

Рәис белән Рәсимә Мәхмүтовлар йорты Иске Алпарның халык телендә аръяк дип аталган өлешендә шактый иркен мәйдан алып тора.

Гыйнварның беренче ункөнлегендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 81 очрагын ачыклаганнар.

Яңа ел каникулларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International