6 гыйнварда Никахлашу залында Базарлы Матак егете Илнур Нотфуллин һәм Ташбилге кызы Гөлназ Сафинаның никахлары тантаналы төстә теркәлде.
Быелның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең лаеклы ялга чыгу яше озайтылды.
Быел Базарлы Матактагы “Ромашка” һәм Чуаш Кичүе авылы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак.
Яңа ел каникулларында 23 кеше әлеге чир билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 14 е – балалар.
Бүген Базарлы Матакның Үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге бүген кунаклар кабул итә – бирегә Алексеевск һәм Яңа Чишмә районыннан җирле үзидарәләр вәкилләре килә.
Түбән Колчуриноның Кыр урамы халкына Кыш бабай зур бүләк ясаган – ниһаять, бу урамга су торбаларыннан су килә башлаган.
Яңа Чаллы егете Ришат Исхаков Удмурт Республикасында хезмәт итә.
Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында, инде берничә ел рәттән, яшьүсмерләр арасында кекусинкай-капатэ буенча православныйларның Раштуа бәйрәме алдыннан ярышлар үткәрелә. Әлеге ярышларны оештыручы, район благочинные, үзе дә озак еллар дәвамында яшьләрне әлеге спорт серләренә өйрәтүче - Андрей Зиньков.