Бу атнаның якшәмбесендә авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым буенча референдумнар үтәчәк.
Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлекчәсендә төрле җинаять һәм вакыйгалар хакында 30 хәбәр алынган.
16 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр “Алинә” спорт залына килеп, Бөтенроссия ГТО нормативларын үтәп булачак.
Быел районыбызда 16 янгын теркәлгән (узган елда 23 тапкыр ут чыккан булган).
Район мәгариф хезмәткәрләре барысы да гриппка каршы прививка ясатканнар.
Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән карардан күренгәнчә, киләсе елда яңа ел каникулы үткән еллардагыга караганда кыскарак булачак.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Ритм” хокук бозуларны профилактикалау отряды Чистайда үткән спорт ярышларында икенче урын алды.
14 ноябрьдән 24 енә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә.
Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Кәрим Нуруллин “Тылсымлы куллар” журналы үткәргән “Кояшлы балачак” республика конкурсында катнашкан.
Район үсешенең 1 ноябрьгә булган төп җитештерү-икътисад күрсәткечләре тупланды.