ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хуҗалыкларында 237 баш сыер асрала. Дүрт хәзерләүче һәр көнне 1000-1300 килограмм сөт җыеп кабул итү пунктларына илттеләр.
30 октябрьдә “Алинә” спорт залында “Яшьләр наркотикларга каршы” девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды.
Һәр оешма һәм предприятие үз эшенең осталарына таянып көн күрә. Гадәттә мондый кешеләр "мин" дип күкрәк кагып йөрмиләр, көндәлек эшләрен тыйнаклык белән, намуслары кушканча башкаралар.
Республика Эчке эшләр министрлыгының оператив сводкаларында хуҗалык итү объектларыннан, оешма һәм учреждениеләр биналарыннан милек урлау турында мәгълүматлар да җитәрлек була.
Юл һәлакәте дигәч, күз алдына бер-берсенә бәрелгән яисә юл читенә очкан, җимерелгән машиналар килеп баса. Ә бит фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә "катнашырга" һәм зыян күрергә мөмкин.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

Быелның ун аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм штрафларын вакытында түләмәгән өчен 97 райондашыбыз кабат административ җаваплылыкка тартылган.

Боларның 42 се штрафын түләп котылса, калганнарына административ арест салынган.

Кичә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.
Алда безне берничә бәйрәм һәм озын яллар көтә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 22 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Ә сезгә бу бәйрәмнәрнең кайсы якынрак?
Доктор Ахроров безнең хастаханәдә биш ел эшли инде. Ул – таулы-ташлы Таҗикстаннан. Шактый гомер яшәгән әлеге кеше бик кызыклы һәм гадәти булмаган язмышка ия. СССР дип аталган бөек дәүләтнең җимерелүе уңышлы табиб-анестезиолог, Дүшәмбе шәһәрендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ахроровның гына түгел, аның бөтен зур гаиләсенең язмышын да башка юлга борып җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International