ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Күптән түгел Базарлы Матак үзәк район хастаханәсен Татарстанның атказанган табибы Светлана Одушкина җитәкләде.
Районның терлекчелек комплексларында һәм гаилә фермаларында көн саен 117,7 тонна сөт җитештерелә.
13 октябрьдән республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә.
Транспорт белән идарә итүчеләрнең төрлесен очратырга туры килде рейд вакытында. Кайберләре юлда патруль машинасын шәйләп алу белән башка якка борылып эзен ялтырату ягын карады. Кагыйдә бозган өчен туктаткач гаебен танучылар да, бәхәсләшергә әзер торучылар да булды.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елның беренче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә 2015 кеше язылган.  Әлкилеләр барлыгы 4709 данә газета-журналга подписка рәсмиләштергән.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде.
Район укытучылары җыелма командасы мәгариф хезмәткәрләренең республика җәйге спартакиадасында катнашты.
Республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен дә куллану буенча конкурс игълан ителде.

Әлкилеләр ел башыннан “Яңарыш-Возрождение” фондына 123 мең 106 сум акча күчергән.

Районда яшәүче һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә  бу 6,18 сум дигән сүз.. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада  икенче урында.

 

“Бердәм Россия” партиясенең Әлки бүлекчәсе дүшәмбе көнне ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде. Анда сүз Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында барды. Шул турыда докладны бүлекчәнең башкарма комитеты секретаре Айсылу Садретдинова ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International