ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Наил һәм Рузилә Игъламовлар 25 ел инде иңгә-иң куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Бу гаиләгә күп сынаулар кичерергә, шатлыгын да, ачы хәсрәтен дә татырга туры килде. Бергә-бергә алар авырлыкларны да, кайгыны да җиңә алдылар.
Юл төзелешендә эшләүчеләр, аларны карап-төзәтеп торучылар бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөгаен, бәйрәмнең көз тәмамланып килгән вакытка билгеләнүендә аерым мәгънә бардыр. Чөнки юл төзүчеләр өчен чираттагы эш сезоны бетә бит. Димәк, ел башыннан алып күпме эш башкарылганлыгына нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар билгеләргә дә була.
 

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча моннан өч ел элек башланган эш яхшы нәтиҗәләр бирә: быел беренче буын таналар бозаулый башлаган.
Райондашларыбыз бүген нинди эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль, аларны нәрсә сөендерә, ниләр борчый икән?
“Салман”, “Әхмәт”, “Борискино”, “Чаллы” отрядлары кукурузны бөртеккә суктыруга кереште.
Бала туу – кеше тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ә Базарлы Матак авылында яшәүче Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсенә берьюлы ике сөенеч килде. Быел май аенда аларның игезәкләре – Максим белән Арина дөньяга аваз салды.
Шулай итеп, Чумановлар дүрт балалы ишле гаиләгә әверелде дә куйды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Сударушка” вокаль ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр.
Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел. Ул газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсияләр өләшеп кенә калмый,  коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә. 
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы да дистәләгән райондаш  егетләребез өстенә солдат гимнастеркасы кияр һәм Ватан алдындагы изге бурычларын горурлык һәм намус белән үтәр.

Хуҗалыгында сыер асраучыларга дәүләт ярдәме сыйфатында районга 5 млн. 300 мең сум акча кайтты.

Әлеге сумма, терлекләрнең баш санын исәпкә алып, авыл җирлекләренә тапшырылды. Һәр сөтлебикә өчен дәүләт ярдәме 2 мең сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International