Үткән шимбәдә район мәктәпләре үзләрендә җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән Казанда ярминкәдә катнаштылар.
Мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән күп төрле һәм сыйфатлы товарлар кала халкына бик ошаган
2013 ел өчен исәпләнгән салымнарны түләргә 2 атна вакыт калып бара, әмма әлкилеләрнең яртысы диярлек моны эшләмәгән әле.
Район буенча җир, милек һәм транспорт салымнарын түләү уртача 50 процент тәшкил итә. Ә бит 1 ноябрьдән бурычлар артачак – аларга пеня өстәлә башлый.
Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 2104 данә газета-журналга язылганнар.
1072 райондашыбыз “Әлки хәбәрләре”нә язылып өлгергән. Апак авыл җирлегендә вакытлы матбугатка язылу биреме 66 процентка үтәлгән.