Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 2104 данә газета-журналга язылганнар.
1072 райондашыбыз “Әлки хәбәрләре”нә язылып өлгергән. Апак авыл җирлегендә вакытлы матбугатка язылу биреме 66 процентка үтәлгән.
Муниципаль хезмәткәрләрнең өченче Спартакиадасында районыбыз җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясады.
Алексеевск бистәсендә үткән зона ярышында 7 район командасы арасында безнекеләр икенче урынны алды. Җиңел атлетика һәм волейбол ярышларында безнең спортчыларга тиңнәр булмады. Ә бадминтон, баскетбол, мини-футбол буенча җыелма команда өченче урынга чыкты.
Яңа туган балалар хисабына район халкы үткән атнада ике кешегә артты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз һәм бер малай дөньяга килде. Иске Тахтала авылыннан Надежда Софронованың кызы гаиләдә өченче бала булып туды.