ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“IТ-чемпион” республика конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча районыбызның өч укучысы җиңүче булды.
Тантаналы шартларда 11 егеткә һәм бер кызга Россия гражданинының төп документы – паспорт тапшырылды.
Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 95,96,97 маддәләре һәм “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законының 70 маддәсенә туры китереп, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү йомгаклары турындагы берекетмәләренең беренче экземплярлары мәгълүматлары нигезендә, 44 нче Алексеевск бер мандатлы территориаль (округ) сайлау комиссиясе бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны дөрес узды дип тапты.
Һәр яңалык – күптән онытылган иске нәрсә ул, дигәннең дөреслеген тормыш гел раслап тора. Шундый “иске” яңалыкларның берсе – россиялеләрне физкультура белән күбрәк шөгыльләндереп, ГТО нормативларын тапшырта башлау.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Строитель и К” оешмасы баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, ташчылар Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район мәктәпләрендә салым хезмәте белгечләре укучылар алдында чыгыш ясады.

19 сентябрьдә район хакимиятенең актлар залында муниципаль район советының чираттагы утырышы була.

Анда районның 2014 ел бюджеты үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралачак. Утырышка район советы депутатлары чакырыла. Җыелыш 10 сәгатьтә башлана.

8 сентябрьдән бирле ДЮСШның футбол бүлеге командалары Базарлы Матакның күп фатирлы йортлар комплексында төзелгән беренче ясалма мәйданчыкта 2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында җиңүче исеме өчен киеренке көрәш алып баралар.
27 сентябрьдә һәм 25 октябрьдә салым инспекциясе салым түләүчеләр өчен  Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Украинаның ике ут арасында калган Донецк өлкәсендә минем дә якын кешем бар: барлык ир-атлары диярлек җир астыннан күмер чыгаручылар булган Шахтерск шәһәрендә туганнан туган сеңелем Люция яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International