ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килгән.

Югары Кәчи авылыннан Ольга Толстованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган.

Татар милли музее хезмәткәрләре безнең районга килеп Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплаганнар.
Көзен-кышын теңкәгә тиюче гриппка каршы вакциналау дәвам итә. Инде 1507 кеше грипп авыруыннан прививка ясатып өлгергәннәр. Бушлай прививкаларны беренче чиратта кешеләр белән аралашып эшләүчеләр – укытучылар, медицина хезмәткәрләре, сатучылар, почта таратучылар, шулай ук 60 яшьтән олырак һәм еш авыручылар ясата икән. Грипны “коралланып” каршыларга теләүчеләрне табиблар район үзәк хастаханәсенә прививка ясатырга чакыралар.     

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Юхмачы”, “Борискино”, “Салман” һәм “Чаллы” отрядларында көнбагыш суктыра башладылар.

Әлегә 300 гектарда гына эш башкарылды. Гектардан уртача 10 центнер көнбагыш алына.

Бәрәңге мул уңыш белән сөендерә быел, ди “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминов.
Бу уку елында районның барлык мәктәпләре “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә катнаша.
Түбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан.
Районыбыз бөртеклеләр урагын республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. 32 мең 383 гектарда игелгән бөртекле культуралардан 72 мең 400 тонна уңыш җыеп алынды. Бу һәр гектардан 22, 4 центнер дигән сүз.
ЮХИДИның район бүлекчәсе инспекторлары Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзил Вәлиуллин белән район юллары буйлап рейдка без дә кушылдык.
Әхмәт авылында яшәүче Гөлназ Вәлиуллина Казанда инвалид хатын-кызлар арасында үткән матурлык конкурсында катнашты һәм дүртенче призлы урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International