ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Район игенчеләре көнбагыш урагына төште. Бездә көнбагыш бөртек өчен 18 мең 790 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 1675 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 14,3  центнер уңыш чыга.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Украинаның сугыш барган өлкәләреннән безнең районга сыену эзләп 12 кеше кайткан. 
Алар Хурада, Сихтермә-Хузангай, Борискино, Хлебодаровка, Чуаш Кичүе авылларындагы туганнарына кайтканнар. Илләрендә инде вакытлы тынычлык игълан ителсә дә, кире китәргә ашыкмыйлар: ун кеше вакытлыча качып тору урыны сорап мөрәҗәгать иткән, димәк, бездә озакка тоткарланырга уйлыйлар. Ә ике кеше 90 тәүлеклек яшәп тору рөхсәтенә ия.
Шартлы рәвештә хөкем ителү– ул, билгеле, төзәтү колониясе түгел инде. Монда чәнечкеле тимерчыбыклар да, автоматлы часовойлар да, кырыс көн тәртибе дә юк, конвой этләре дә өреп тормый.
Базарлы Матакта җәй башында ачылган “Салават күпере” балалар бакчасында сабыйлар саны артып тора.
Бүген муниципаль район советының чираттагы утырышында 2014 ел бюджеты үтәлеше мәсьәләләре каралды.
Чит кесәне үзенеке белән бутаучы бәндәләр, ягъни электр энергиясен законсыз кулланучылар, тулы бер бистәләрне һәм авылларны утсыз калдырырга мөмкин.
22 сентябрь 1998 елдан бирле бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Бу акциянең төп максаты – автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә сез бер көн машинасыз тора алыр идегезме?
26 сентябрьдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында (Крайнов ур., 54, район хакимияте бинасының 3 нче каты) 8-11 сәгатьләрдә нотариус, 11-14 сәгатьләрдә – адвокат, 14-16 сәгатьләрдә прокурор кабул итәчәк. 26 сентябрьгә кадәр 21-6-99 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк.

20 сентябрьдә “Татарстан кроссы-2014” Бөтенроссия йөгерү көнендә районыбыз авыл җирлекләре һәм мәктәпләре җыелма командалары җитезлектә һәм тизлектә ярышачак.

Ел саен үткәрелүче әлеге традицион бәйге “Экстремизмга-юк!” девизы астында уза. Йөгереш сәгать 10 да  Азат итүче солдат һәйкәле янындагы мәйданда башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International