ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген республикабызда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлана.
20 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары хәзер тавышларны санау белән мәшгуль. Шулай да кайбер беренче нәтиҗәләр билгеле инде.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районның ике авыл җирлеге башкарма комитеты яңа автомобильгә ия булды.
Райондагы барлык 49 сайлау участогы да сайлаучыларны кабул итәргә әзер.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Хузангай урта мәктәбенең математика укытучысы Наталья Миндрюкова һәм Юхмачы урта мәктәбенең география укытучысы Әлфия Хәйбуллина муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә  хәвефсезлек дәресләре үткәрә.

Әлеге чара “Балалар хәвефсезлеге айлыгы” кысаларында уза. Укучыларга янгыннарны булдырмау өчен нишләргә, янгын чыга калса үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлаталар, “Янгын хәвефсезлеге” викторинасы үткәрәләр. Дәресләр кызыклы һәм үтемле формада оештырыла. Мәктәпләрдә шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне бинадан ашыгыч эвакуацияләү чаралары уза.


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Каенкай” да тәрбияләнүче балаларның күбесе өчен үткән җәй күңелле вакыйгалары белән истәлекле булыр.
Бүген, 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды.
Югары Әлки авылында яшәүче биш бала анасы  Гөлнәфис Минһаҗева “Нечкәбил”  республика бәйгесенең ярымфиналында “Иң зур гаилә” номинациясендә җиңүче булды.
10 сентябрьдә коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар (әйтик, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар оешмасы һ.б) өчен кызыклы бәйге игълан ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International