ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

23 июнь көнне мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган Сабантуй-2019 Республика милли бәйрәмендә катнаштылар, авыл йортын чуаш халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыручы Авыл хуҗалыгы җиһазлары белән җиһазландырдылар.

23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышкан.  Мәсәлән, Теләче районы    мәйдан  кунаклары  өчен  татар  халкының  горурлыгы  булган  “Татар” токымлы  ат  алып  килгән

21, 22 июнь көнне барлык мәдәният учреждениеләрендә кайгылы датага багышланган чаралар, "Хәтер шәме" акциясе, "Солдат батырлыгы алдында баш иябез" хәтер дәресе, “һәркемне исемләп искә төшерик”  хәтер вахтасы, "Хәтеребезне еллар юмас" митингы, "Онытмабыз бу көнне" кайгы сәгате, "Без тарихта эзлебез”,  хәтер сәгате, "Үлемсезлеккә бер адым” дип исемләнгән  батырлык дәресе үткәрелде.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көне ахырына кадәр һәм 2019 елның 24 июнендә кич белән Татарстан Республикасының көньяк районнарында яшен көтелә, урыны белән көчле яңгырлар, яңгыр, боз явуы, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, оешма һәм учреждение коллективлары вәкилләре, яшь армиячеләр, патриотик клуб әгъзалары катнашты.

Наркомания – кешенең үзе өчен дә, җәмгыять цчен дщ куркыныч чир. Ул шәхесне бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин.Ялган, җинаять кылулар, гаиләләр җимерелү, үлемгә китерүче авырулар барысы да наркомания юлдашлары.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы "С. М. Лисенков исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү музее”  коллективы Бөтенроссия акциясе кысаларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган  “Хәтер шәме" чарасын  үткәрде. Чарага сугыш ветераны Миндрюков Лев Яковлевич, тыл хезмәтчәннәре һәм "Имәнкәй” лагерында ял итүче балалар чакырылган иде.  Түбән Новгород шәһәреннән Советлар Союзы Герое Крайнов Степан Матвеевичның кызы һәм оныклары  килүе чараның үзенчәлеге булды.

Базарлы Матак урта мәктәбендә урнашкан " Кояшкай "мәктәп яны лагере тәрбияләнүчеләре Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балаларга, кызыксынучан балаларның   сорауларына көч – хәл белән җавап биреп өлгергән,  экскурсоводларны тыңлау кызык булды.

Ял сезоны алдыннан Россия Федераль салым хезмәте салымнар буенча бурычларның булмавына алдан ук инанырга тәкъдим итә. Бурычлы кешенең Россиядән читкә чыгуын чикләргә хокуклы суд приставлары хезмәтенә аны түләтү өчен мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе оештырдылар. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша алды. Алар үзләре белән алып килгән шәмнәрне, сугыштан кайтмаган якташларыбыз турында хәтер символы буларак кабыздылар һәм веноклар куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International