Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында урманнарны янгыннан саклау чаралары турында сөйләштеләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге 2019 елның 24 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» уздырылуы турында хәбәр итә.
Түбән Колчурино авыл клубында «Балалар террорга каршы»дигән темага терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә багышланган чара оештырылды. Балалар өчен Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау турында эчтәлекле әңгәмә үткәрелде. Очрашу ахырында балалар "Без террорга каршы" темасына рәсемнәр ясадылар.
24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
24 июньгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 157,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 13,3 тоннага күбрәк. 153,5 тонна сатылган.
Узган декада эчендә шәхси сектордан 290446 кг сөт җыелган,бу узган ел белән чагыштырганда 16176кгка күбрәк һәм узган декада белән чагыштырганда 26742 кг артыграк. Лидерлар – Түбән Әлки - 25549кг,Чуаш Кичүе - 29471кг,Борискино - 15365кг. Түбән Кәчи - 4227кг. иң ахырда.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм сөтчелек тармагының торышы турында мәгълүмат бирде.
23 июнь көнне Югары Әлки авыл клубында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә яшь китап укучылар өчен «Без китап яратабыз» дигән чара оештырылды, аннан соң авыл яшьләре өчен бильярд уеннары үткәрелде.
25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
22 июнь көнне Карга авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештырдылар. Чарада китап күргәзмәсе оештырылды, анда катнашучыларны герой-якташларыбыз тормышы һәм батырлыгы турында материаллар белән таныштырдылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты "Авыл. Үсеш территориясе" исемле яңа проект эшләтеп җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруны анализлау һәм авылны үстерүгә яңа алымнар формалаштыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә йогынты ясый торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары үтәлешен мониторинглау, авылда тормыш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү һәм җирле халыкны үз торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.