ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә елның шушы чоры өчен аномаль эссе һава торышы урнаштырылуын билгеләп үтте.

Дүшәмбедә, 10 июнь көнне, Базарлы Матак авылы мәдәният йортында «Бердәм Россия " партиясенең Әлки җирле бүлекчәсенең 30нчы конференциясе булып узды.

11 июнь көнне район мәдәният йорты үзешчәннәре Юхмачы авылы картлар һәм инвалидлар интернат - йортында булдылар. Артистлар чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр һәм биюләр  бер генә кешене дә битараф калдырмады.

Бәйрәм хөрмәтенә лисенков исемендәге  музейда тематик экскурсия оештырылды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

6 июнь көнне Иске Әнҗерә авыл клубында "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга балачактан ук таныш булган шагыйрьнең әкиятләрен искә төшерергә, төрле әсәрләрдән иллюстрацияләр буенча әкиятне, төп геройларны сайларга, өзекләрне белергә кирәк иде.

Начар метеорологик күренешләр: төнлә, көндез һәм кич 11 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз.

Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы да актуаль булып тора.

Халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасы һәм аңа өстәлгән дәүләт субсидиясе җәйге айларда авылларның иң кискен проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

10 июньгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 151,1 тонна сатылган.

Быел Әлки районы Сабан туе анда катнашучыларны һәм кунакларны яңа төсмерләр һәм төсләр белән сөендереп, бик матур узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International