Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне уңаеннан Хузангай авыл клубында китапханә һәм музей белән берлектә "Укы - ил"дип исемләнгән ачык ишекләр көне оештырылды. Балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар,мультиклар күрсәттеләр,шигырьләр сөйләделәр, ә чара ахырында уен викторинасы үткәрелде.
6 июнь көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин көненә багышланган "Лукоморья алаында" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр, анда 1-3 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында балаларны А. С. Пушкинның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Салтан патшасы турында әкият","Поп һәм аның балдасы турында әкият"әкиятләрен укыдылар.
2019 елның 21 июнендә көнкүреш нигезендә гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча телефон " кайнар линия" се ачылачак.
Төп максат-балалар һәм яшүсмерләр арасында күзәтүчесез һәм хокук бозуларга ярдәм итүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт һәм аларны караусыз калдыру.
Төзелеш алып барырга рөхсәт яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була. 1000нән артык кеше яшәгән барлык авыл җирлекләрендә КФҮ читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырган. Алар рәсми рәвештә КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Һәр районда шундый биштән 16га кадәр бүлекчәләр бар, ә алар республикада барлыгы 280 дән артык.
"Алексеевскдорстрой" ААҖ көче белән район үзәге Базарлы Матак урамнарында юл тамгасы яңартыла.
Администрация әлеге эшләрне контрольдә тота, чөнки юллар тамгасы автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора. Юл тамгаларын һәм җәяүлеләр кичү юлларын яңарту өчен иң югары таләпләр куела торган материаллар кулланыла, аларга яктылыкны кире кайтару дәрәҗәсе, ышкылуга чыдамлылык, дымлылык һәм УФ-нучлар, температура үзгәрү, юл катламының сылануы һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала. Бүгенге көндә юл эшләре авылның төп урамында алып барыла
350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе законнарына гражданнарның хокукларын саклау һәм үтәү өчен пенсия алды яше төшенчәсе кертелде.
«Халык контроле» нә хәбәрләр гражданнар позициясен күрсәтергә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукциянең таралуына чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы мөһим, мондый хәбәрләрнең авторлары алкогольне законсыз җитештерү фактын раслаган һәркем өчен матди яктан бүләкләнәчәк. Сумма саллы – бер меңнән өч мең сумга кадәр.
Милли бәйрәмебез быел да гадәтләнгән бик матур урында – “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Район Сабан туе елдан-ел матуррак, күңеллерәк үтә. Бу юлы да бәйрәмгә бай программа әзерләнә. Билгеле, атлар чабышы, милли көрәш Сабан туеның иң дулкынландыргыч мизгелләре булыр, күп халыкны үзенә җыяр. Бәйрәмнең традицион уеннары – чүлмәк вату, сулы көянтә-чиләк белән узышу, биек колгага менү, аркан тартышу һәм башка ярышларда катнашучылар күп булыр. Мәдәният хезмәткәрләре, артистлар күңелле җыр-биюләр белән халыкның күңелен ачар. Сәүдә нокталары эшләп торыр, бәйрәмгә килүчеләргә тәмле сый-нигъмәтләр тәкъдим ителер.
Җәйге чор күчемсез милеккә ихтыяҗ арту белән аерылып тора һәм алдакчылардан эләкмәс өчен һәм акчаларын экономияләү максатларында Татарстан Росреестры потенциаль сатып алучыларга берничә кагыйдәне истә тотарга тәкъдим итә.
Механизаторларыбыз печән хәзерләргә керештеләр.Беренчеләрдән булып “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы күпьеллык үләннәрне чаптыра башлады