Гадәттәгечә, Россиядә 6 июнь көнне бөек рус язучысы һәм шагыйрь Александр Пушкинның чираттагы туган көне билгеләп үтелә. ... Шул уңайдан Алпар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә китап күргәзмәләре оештырылды, анда бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде һәм аның әсәрләре турында әңгәмәләр үткәрелде.
2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында " Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2019 елның 5 июнендә Карга авыл мәдәният йорты территориясендә «Минем балачак сукмакларым» дип исемләнгән экологик викторина узды, ул балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән шатландырды.
5 июнь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең Җиңү волонтерлары "Кызыл канәфер" акциясе үткәрделәр. 30 сумга канәфер -эмблема сатканнар. Җыелган барлык акчалар да ветераннарга ярдәмгә тотылачак
Үткән атнада район мәдәният йортының “Рябинушка” һәм “Сударушка” вокаль ансамбльләре республика “Каравон” бәйрәмендә катнашты.
“Каравон” рус халык бәйрәме һәр елны Лаеш районының Никольское авылында үтә. Быел да безнең җырчылар анда уңышлы чыгыш ясады.
Түбән Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Хаҗим Мәрдегалләм улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте.
“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалына күптән түгел 400 баш ат кайтарылды. Карамалы терлек корпусына 260 баш бия урнаштырылды. Алар инде тайлый да башладылар. Ә Борискино авылында хәзер 130 баш айгыр асрала. Белгечләр әйтүенчә, атлар районга китерелгәнче әллә ни тәрбия күрмәгәннәр. Безнең отрядларда әйбәт ашатып, яхшы карау булганга бик тиз көрәеп киткәннәр. Инде бахбайларны сатып алучылар да табылган.
Чуаш Кичүе авылы үзәгендә табиблык амбулаториясенең яңа бинасы төзелеп килә.
31 май-1 июньдә “Байтик” лагерында яшьләр экологик экспедицияләрнең VI “ЭКОдулкын” форумы үткәрелде