Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп республикада цифрлы телевидениегә күчүне октябрьгә чаклы кичектерүне сораган иде.
6 июнь көнне мәдәният учреждениеләрендә Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чаралар узды. Иске Әнҗерәдә мәдәният йортында "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде", Апак авыл мәдәният йортында " Мин Пушкинны кабат, кабат укыйм", Югары Әлморза авыл мәдәният йортында "Кояшлы алан-Лукоморье" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, Алпар авыл мәдәният йортында " Пушкин юлы "дип исемләнгән әдәби кичә узды, Яңа Чаллы авыл мәдәният йортында "Рус теле көне" дигән танып-белү уен программасы үткәрелде, ә Хузангай авыл клубында “Укы-ил" ачык ишекләр көне үткәрелде. Чаралар китапханәләр белән берлектә оештырылды.
Күке кычкырса коенырга ярый... Бу сынамыш бала чактан хәтергә уелган. Бик иртә күкелдәде быел әлеге кош, көннәр дә җылы тора. Балаларның җәйге каникуллары башланды. Димәк, су буенда ял итүчеләр, һава эсселеген басарга теләп, елга-күл суларында коенучылар көннән-көн артачак.
2019 нчы елның 6 нчы июнендә Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан, мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерена йөрүче Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Балалар А. С. Пушкинның китапларын алдылар һәм шигырьләрен укыдылар, соңыннан китапханәче Борһанова Р. Р. Пушкин әсәрләрен һәм биографиясен белү буенча викторина үткәрде
Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 29 кешегә карата материаллар судка юлланган.
"Җәй көне барлык җилкәнләрдә" - Югары Матак авыл клубында саф һавада балалар өчен экологик уен әнә шундый исем астында үтте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата боерыклар белән таләпләр билгеләде.
2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Идарәсенең территориаль бүлекчәләре катнашында ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узачак.
Мөселманнарның иман ныклыгын сынаган, аларны күбрәк игелек, мәрхәмәтлелек кылырга этәргән Рамазан ае тәмамланды. 4 июньдә районның барлык мәчетләрендә дә ураза гаете намазлары үткәрелде. Район башлыгы Александр Никошин бу иртәдә Түбән Әлки авылы мәчетенә барып, намазга җыелган мөселманнарны бәйрәм белән ихластан котлады.
Туган якны һәм Әлки районында яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан, 2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы « Лисенков С. М исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее "муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре туган якны һәм милли бәйрәмнәрен өйрәнү максатыннан чыгып, “Рамашка” балалар бакчасы балалары өчен тыл хезмәтчәннәре скверы территориясендә кече Сабантуй үткәрделәр.