2019 елның 22 февралендә хакимият залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов рәислегендә Әлки муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бетерү янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
20 февраль көнне Иске Чаллы авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Бибай-Чаллы авыл клубында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт халык җырлары белән дә, җыр-бию белән дә үрелеп барды.
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Базарлы Матак урта мәктәбенең актлар залында 6-7 сыйныф укучылары өчен КВН узды.
Әлки районы Айрат Хәйруллин: «Ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгын өстенлекле тармак итеп билгеләде инде»
Кичә Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә авыл территорияләрен үстерүнең яңа программасы эшли башлавын хәбәр итте. Дәүләт башлыгы шулай ук аграрийларның ашлык экспорты буенча уңышларын билгеләп үтте һәм авыл хуҗалыгы уңышлары - куркынычсызлык мәсьәләсе диярлек, дип белдерде.
20 февраль көнне Хлебодар авыл клубы хезмәткәрләре "Минем Ватаным"дигән рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрделәр. Балалар бабайлары, әтиләрһәм абый- энеләре өчен рәсемнәр һәм открыткалар ясадылар. Шулай ук балалар театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр.
Эшмәкәрлекнең зур яңалык булган, моңарчы ишетелмәгән “бизнес” сүзен авызда әвәләп, сөйләмгә кертеп кенә җибәргән вакытлар артта калды. Торган саен күбрәк кешеләр (араларында яшьләр дә, инде урта гомергә җиткәннәр дә бар) мөстәкыйль эш алып баруны, ягъни бизнес белән шөгыльләнүне өстен күрә.
22 февраль көнне район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган концерт узачак.
Концертта "Зәңгәр беретлар" төркеменең элеккеге катнашучысы Олег Гонцов һәм "Каскад" төркеменең элеккеге укучысы Әсватур Сагирян чыгыш ясаячак.
Концерт 14: 00 сәгатьтә башлана керү бушлай. 12+
Киләсе атнада 25 февральдән 2 мартка кадәр депутат кабул итүләре Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлки һәм Алексеевск районнарында узачак