Йогышлы кош гриппы барлыкка килү учакларын булдырмау өчен зоогигиеник нормаларны һәм хайваннар һәм кошларны тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
2019 елның 19 феврале. Әлки муниципаль районы Советының отчет утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т. В. Воропаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф. В. Вәлиев, җирле үзидарә депутатлары, районның оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланганчы кунаклар Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновлар җитештерү мәйданчыгында, Сиктермә-Хузангай авылында "Хузангай" ҖЧҖ җитештерү базасында булдылар.
Муниципаль район Советы утырышында 2018 елгы эш нәтиҗәләре турында доклад белән Әлки районы башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.
16 февраль көнне Түбән Кәчи мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты булып узды. Кәчилеләрнең сәхнә бизәлеше жюри әгъзаларына аеруча ошады.
18 февральдә Әлки җирле бүлегендә Әлки муниципаль районы Советында депутат фракциясенең 41 нче җыелышы узды
16 февраль көнне Әлки районы мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган "Яртым минем" дигән тематик дискотека узды. Дискотекада катнашучылар өчен кызыклы, күңел ачу уеннары һәм дәртле музыка әзерләнгән иде.
Әлки районы территориясендә 16 февраль көнне "Кар чанасы” операциясе старт алды. Операция барышында кертелгән техника гына түгел, ә үзйөрешле техника да тикшерелде, хуҗаларына закон актлары һәм боерыклары, Дәүләт техник күзәтчелеге күрсәтмәләре таләпләре җиткерелде.
16 февраль көнне Карамалы авыл мәдәният йортында "Ягез әле кызлар!" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәнең оештыручылары бик нык тырышкан: зал матур итеп бизәлгән, кызыклы программа әзерләнгән. Балалар конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.
Алпар урта мәктәбендә Әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Ирек Сөләймановны искә алу кичәсе үткәрелде. Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде.
16 февраль көнне Түбән Кәчи мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тематик чара үткәрделәр. Укучылар Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет гаскәрләренең һәм Әфганстанның Хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре,совет сугышчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, авыр шартларда җирле халыкка күрсәтелгән ярдәм турында белделәр
2019 елның 15 февралендә Хузангай авыл клубы, китапханә һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә Туган тел көне кысаларында Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрделәр. Шулай ук язучы турында күргәзмә дә әзерләнгән иде