ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 февраль көнне Салман һәм Демидовка авылларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Салман авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды

7 февральдә «Бердәм Россия» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсендә Россия фәне көне билгеләп үтелде.

2019 елның 2 февралендә Яңа Әнҗерә авыл клубында балалар өчен шахмат-шашка турниры оештырылды. Турнирда әлеге кызыклы уеннар уйнарга өйрәнгән барлык теләүчеләр дә катнашты.

13-15 февральдә Татарстанда Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 320 оешмасыннан һәм предприятиеләреннән 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында Идел буе агросәнәгать форумы һәм «Татагрофэкспо» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

14 февральдә Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышы булачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгели алачаклар.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

5-7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучылар өчен «Кече хуҗалык рәвешләрендә агробизнесны нәтиҗәле алып бару»программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.

5 февральдә Апак һәм Иске Тумба авылларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Апак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

2019 елның 3 февралендә Сушка авылы янында аучылар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга матур музыкаль номерлар бүләк итте, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручылар һәм спонсорлар -Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Шәйхетдинов Альберт Әсхәт улы.

2019 елның 3 февралендә Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре авыл балалары өчен“Бияләй бәйрәме”  үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең бияләйләләрен кулланып уйнадылар.

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- көчле кар;

- буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр  начарлана;

- көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә;

- юлларда кар көртләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International