2019 елның 8 февралендә, - Татарстанда Мастерчейн милли блокчейн-платформасын кулланып, электрон закладная белән беренче ипотека килешүен дәүләт теркәве узды. Сынау проекты Ак Барс банкы белән берлектә тормышка ашырылды, ул күчемсез милек объектын сату-алу буенча күрсәтелгән килешүгә кредит бирүне тормышка ашырды һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу документларын электрон рәвештә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 июленнән ипотека турындагы законнар белән гражданнар әйләнешенә электрон закладная кертелде.
7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
2019 елның 8 февралендә Әхмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында «Кышкы буяулар» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп кышкы бизәкләр ясадылар.
2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын үткәрә.
Федераль кадастр палатасы сайтында «лекцияләр һәм вебинарлар» дистанцион укыту бүлеге барлыкка килде. Бу яңалык күчемсез милек өлкәсендәге инженерлар һәм башка белгечләр (риелторлар, юристлар һ.б.) өчен юнәлдерелгән.
2019 елның 9 февралендә “Чаңгы базасы"спорт-сәламәтләндерү комплексында “Татарстан чаңгы юлы-2019” узачак. Массакүләм йөгерешләр 10.00 сәгатьтә башлана.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 7 февралендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән сакланачак:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күз күрем начарлану, буран;
-көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр;
- юлларда кар көртләре.
Юл хезмәткәрләренә бүген көчле буран булуы турында алдан ук хәбәр иттелгән иде, шуңа күрә көчәйтелгән режимда эшләргә әзерләнделәр.
«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә 2018 елдан башлап беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү кертелде (алга таба-ай саен түләү).
2019 елның 6 февралендә Әлки районы мәдәният бүлеге коллективының отчет җыелышы булып узды, анда 2018 елгы эшкә йомгак ясалды.