ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

16-19 гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 28 муниципаль районыннан 136 укучы катнашты.

19 гыйнварда Чуаш Кичүе  авылы мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты узды. Үзешчән артистлар репертуарында номерлар рус һәм татар телләрендә яңгырады. Тамашачыларга бигрәк тә "Магия" балалар бию ансамбле составындагы  яшь кызларның дәртле биюләре ошады.

2019 елның 21 гыйнварында Ташбилге авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды, анда район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты

19 гыйнвар көнне Хлебодар авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен кышкы спорт уеннары үткәрделәр. Хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачу кышын ачык һавада балаларга зур шатлык  һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә.

Республика программалары кысаларында Югары Әлки клубына капиталь ремонт һәм Чуаш Борнае авылында яңа мәдәният йорты төзелеше башланды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Салман авыл җирлегенең Хлебодаровка авылында яшәүче Михайлова Римма Степан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 17 гыйнварында Иске Алпар авыл җирлегендә район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында җирлек советының киңәйтелгән утырышы узды.

14 нче гыйнвар көнне Хузангай урта мәктәбендә 8-11 нче сыйныф укучылары Советлар Союзы Маршалы С. М. Буденного исемендәге хәрби элемтә академиясенең 2 курс курсанты - мәктәпне тәмамлаган Савелий белән очрашты. Савелий үсеп килүче буын белән үзенең хәрби хезмәткә мөнәсәбәте һәм сайлаган белгечлек академиясе турында алган тәэсирләре белән уртаклашты

2019 елның 17 гыйнварында Юхмачы авыл җирлегенең Югары Әлморза һәм Юхмачы торак пунктларында район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында җирлек советының киңәйтелгән утырышы узды.

19 гыйнвар көнне Кората мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Матак авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачыларга  җырчы Сергей Калмыковның җырлары һәм Ермолаев Василийның  рухи һәм тормышчан шигырьләре ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International