ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

10 ноябрь көнне район мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Залда полиция хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары җыелган иде.  Беренче чиратта сәхнәдән көч структуралары вәкилләрен район башлыгы Александр Никошин котлады һәм аларга нәтиҗәле эшләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

Аннан бүләкләүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча полиция начальнигы Ришат Насыйбуллин кушылды . Ул хезмәттәшләренә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.

Залда утыручыларның барысы өчен дә мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты күрсәттеләр, аның барышында көч структуралары вәкилләренең батырлыгына һәм кыюлыгына багышланган патриотик җырлар яңгырады.

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары сатуга зур ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим иттеләр. 1100 мең сумлык продукция сатылган.

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан «Алинә " универсаль спорт залында пауэрлифтинг буенча ачык турнир узды

Коррупциягә барлык кешеләрнең уртак тырышлыгы белән каршы торырга мөмкин. Коррупция күренешләренә беркем дә битараф калмасын, бу минем эшем түгел, дип беркем дә әйтмәсен иде.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оешма һәм предприятиеләрнең яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә конкурс үткәрә.

4 ноябрьдә Казанда киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турнирында безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады.

9 ноябрьдә республиканың профсоюзлар йортында районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм җитештерү кооперативлары вәкилләре катнашында uTama продукциясен тәкъдир итү булды.

Ипотека буенча электрон заклад килешүе кәгазьдәге закладка тиң. Әлеге документ хуҗасының бурыч алу хокукын раслый торган кыйммәтле кәгазь булып тора. Бу шул ук иң кыйммәтле кәгазь, ләкин электрон рәвештә тәкъдим ителгән генә. Аны рәсмиләштерү ике  якка да алыш – бирешләрнең вакытын  шактый экономияләргә, чиратларда тормаска, инстанцияләр буенча йөрмәскә мөмкинлек бирә, аны урларга яки югалтырга мөмкин түгел.  

9 ноябрь көнне Алинә УСЗда 2018 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Спартакиаданың зона этабы узды. Спартакиадада Әлки, Алексеевск, Чистай, Нурлат һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары командалары катнашты.

9ноябрь көнне Базарлы Матак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусин  2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International