2 ноябрь көнне Түбән Кәчи авыл клубында Түбән Кәчи авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
2 ноябрь көнне Түбән Әлки авыл клубында Түбән Әлки авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
"Тяминов" КФХ хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча яшелчә саклагычлары төзелә. Төзелеш чыгымнарының 30% ы объектны тапшырганнан соң хуҗалыкка кире кайтарылачак
1 ноябрьдә Әлки муниципаль районында терлекчелектә консультатив ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе булып китте. "Хузангай" ҖЧҖ хуҗалыкларында һәм "Карга" терлекчелек комплексында булдылар
Кануннарның яңа таләпләре нигезендә, төзүченең хакимият органнарына төзелешне башлау турындагы хәбәрнамәсе документ булып тора – күчемсез милек объектын кадастр исәбенә алу өчен техник план әзерләү өчен нигез булып тора
2 ноябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район хәрби комиссариаты белән берлектә, армиягә чакырылучыларны тантаналы төстә озату үткәрделәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның "Армиягә китә егетләр” көне бөтен районнан армиягә алынучыларны җыйды. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин булачак Ватан сакчыларына хәер-фатихасын бирде. Район хәрби комиссары В. П. Лаврентьев, контракт хезмәте хәрбиләренең ата - аналары һәм бу көздә армияхезмәтеннән кайткан солдат үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Булачак солдатлар өчен дәртле җырлар һәм биюләр башкарылды
31 октябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары ТР Дәүләт Советында булдылар. Сәфәр өчен активистлар, спортчылар, җырчылар, робототехника һәм уку алдынгылары сайлап алынды. Алар Дәүләт Советы музеенда булдылар, Дәүләт Советы утырышлары кайда һәм ничек бара, әлеге бина стеналары артында нинди чаралар уза, аның составы һәм структурасы турында белделәр. Шулай ук төркем Кремльдә дә булды. Экскурсия өчен укучылар Дәүләт Советы депутаты Воропаевка Т. В., мәктәп һәм район администрациясенә рәхмәт әйтәләр.
2 ноябрь көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрделәр. Килүчеләр бәйрәмнең тарихы, аның геройлары белән таныштылар. Россия тарихында әлеге истәлекле датага багышланган фильмны зур кызыксыну белән карадылар
Соңгы берничә елда деофшоризация һәм салым үтә күренмәлелеген арттыру мәсьәләләре "Егермелек төркеме", ОЭСР һәм ЕС әгъзаларының көн тәртибендә төп урынны алып тора.
Халыкара берләшмә тарафыннан офшорларда активларны һәм финанс счетларын яшереп калу мөмкинлекләрен юкка чыгаруга юнәлдерелгән халыкара һәм милли салым кагыйдәләрен яңадан карау һәм камилләштерү буенча җитди системалы эш алып барыла. Валюта контроле, керемнәрне юдыруга каршы тору һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору, контрольдә тотучы чит ил компанияләре законнары, шулай ук бенефициар милекчеләрне ачу кагыйдәләре дә шактый үзгәрешләргә дучар ителә.
1 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе “Лисенков С.М.исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее "нда Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде