ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

25 октябрь көнне Түбән Колчурино авыл клубында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Югары Колчурин авыл җирлегенең отчет концерты булып узды. Кичәдә күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм спектакльдән өзекләр тәкъдим ителде.

2018 елның 25-26 октябре көннәрендә “Базарлы Матак урта мәктәбендә " “Көзге бал "узды. Укучылар кызыклы чыгышлар әзерләделәр: биюләр: заманча, халык; музыкаль композицияләр, сценкалар, шигырьләр, танылган шәхесләргә пародияләр һ.б. чараны оештыручылар күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Кичке чарадан соң югары сыйныф укучылары өчен дискотека үткәрелде.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

25 октябрь көнне Карга авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Көзге байлык" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.  Балалар бакчасында сабыйларүсемлек, агачларны күзәттеләр һәм табигатьтәге көзге үзгәрешләр һәм аларның сәбәпләре турында белемнәрен гомумиләштерделәр, соңыннан рәсемнәр ясадылар

"Бер көнлек фирма» дигән төшенчә хәзерге җәмгыятьтә бик аз кулланыла. Мондый оешмалар реаль коммерция эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен түгел, ә аларның контрагентларының законсыз операцияләрен яшерер өчен булдырыла. Кагыйдә буларак, салым түләүдән качу, законсыз килеп чыккан товарларны легальләштерү, акча средстволарын «кулга төшерү» максатлары өчен

2018 елның 26 октябрендә Иске Салман авыл җирлегендә кәгазь һәм электрон эш башкаруда консультатив-методик ярдәм күрсәтү буенча күчмә чара уздырылды. Семинар эшендә район Советының оештыру бүлеге башлыгы Л. К. Мәрдегалләмова, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе М. А. Советникова, район Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Л. В. Кирсанова, район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе ЕВ.Всейчева, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Г. Г. Хәлиуллина. катнашты

2018 елның 25 октябрендә  Иске Алпар авыл клубында Иске Алпар авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде

2018 елның 25 октябре. Иске Камка  авыл клубында авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

24 октябрь көнне Әлки муниципаль районының Юхмачы урта мәктәбендә 7 сыйныф укучыларын  Яшь армиячеләр сафына кабул итүгә багышланган тантаналы чара үткәрелде.

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 37 227 электрон гариза эшкәртте.

Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр бишлегендә - Казан шәһәре( 5 283), Яр Чаллы шәһәре (1 274), Тукай (2 211), Әлмәт(1 332) һәм Зәй районнары (1 280). Түбән Кама (959), Әгерҗе (830) һәм Буа (674) районнарының да  күрсәткечләре яхшы

"Базарлы Матак РҮХ» ДАССОда гриппка каршы вакцинопрофилактика үткәрү кысаларында бүгенге көндә 8.497 доза алынган, шуларның 2600-балалар өчен. Балаларга һәм өлкәннәргә гриппка каршы Вакцинация район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, Юхмачы участок хастаханәсендә табиб амбулаторияләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында үткәрелә. Сезне, районның хөрмәтле кешеләре, гриппка каршы вакцинация ясау өчен участок табибларына: терапевтларга (ВП), педиатрларга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International