ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Районда көнбагыш җыюга керештеләр , бүгенге көнгә 560 гектар мәйданда эш башкарылган.

1 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлки районының «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова гражданнарны кабул итәчәк.

“Подписка декадасы” көннәрендә 4 октябрьдән 14 енә кадәр “Әлки хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә “Базарлы Матак – икмәкле авыл” дип аталган зур ярминкә үткәрелә.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Меңьеллык мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга яңа коммуналь техника тапшырды.

Бүген муниципаль район Советының 23 нче утырышы узды, анда Башкарма комитеты һәм бүлекләре җитәкчеләре, район прокуроры, шулай ук кайбер учреждение һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп, мәдәният учреждениеләре директорлары катнашты. Утырыш эшенә район башлыгы, район Советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз, бер малай дөньяга килгән.

2018 елның 24 сентябрендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасын игълан иткән утырышта катнашты.

2018 нче елның 26 нчы сентябрендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 5-7 сыйныф укучылары  Курмашева Роза Сираҗи кызы белән очрашты. Укучылар Роза Сираҗи кызының  тормыш юлы белән таныштылар. Шигырьләр укыдылар, сораулар бирделәр. Очрашу җылы атмосферада үтте.

2018 ел-архивчылар өчен истәлекле ел. Россия Дәүләт архив хезмәтенә 100 ел тула. 1918 елның 1 июнендә Халык Комиссарлары Советы «РСФСР да архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында " декрет кабул итә. Бу документ нигезендә безнең илдә беренче тапкыр архив эшен оештыру принциплары һәм технологияләре законлаштырылды, илнең архив фондын тәртипкә салу нигезләре салдырыл, шулай ук архив төзелеше белән идарә итүнең үзәк органы эшләү зарурлыгы асылда расланды. Хөкүмәт учреждениеләренең барлык архивлары да бетерелә, ведомство учреждениеләре һәм аларда сакланучы эшләр һәм документлар бердәм дәүләт архив фондына берләштерелә. 1991 елга кадәр, хәзер дә ул архив эшен оештыруда төп документларның берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International