Район мәдәният йортында 1-2 апрельдә “Сугыш чоры хатлары” фотокүргәзмәсе эшләячәк.
Вакыт тиз узсын дисәң, ссуда я кредит ал, диләр замана акылбашлары.
Ә бит дөрес сөйлиләр: бер кочак квитанция буенча айлык түләүләрдән котылып өлгермисең, инде тагын бер ай үтеп бара, димәк, ут, газ, электр һ.б. хезмәтләр өчен бурычларны капларга кирәк.
Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә үткән атнада республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләде.
Алар авыл халкына һәртөрле хокукый мәсьәләләр буенча юридик ярдәм күрсәттеләр.
Мамадыш шәһәрендә Татарстан беренчелегенә билбау көрәше бәйгесендә безнең яшь спортчылар зур җиңүләр яулап кайттылар.
Руль артына утырдыңмы, тәртипле йөр, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтә.
Шул чагында үзеңнең дә, юл хәрәкәтендә катнашучы бүтән кешеләрнең дә иминлеге тәэмин ителер. Ә инде юл кагыйдәләрен санга сукмаучыларны саллы штрафлар көтә.
“Көньяк Әлки” филиалының Иске Чаллы машина-трактор паркында зур җанлылык.
Механизаторлар язгы кыр эшләрендә катнашасы техника ремонтын төгәлләү өчен тырышалар. Без алар янында булганда биредә сабан эшләренә җәлеп ителәсе техниканың торышын тикшерү комиссиясе дә эшли иде.
Узган ункөнлектә районда шәхси хуҗалыклардан 196 мең 549 килограмм сөт җыелды.
1 апрельдән 2018 елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана.
28 мартта район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелә.
Архивлар һәм аларда саклана торган документлар – үткәннәр турындагы мәгълүматларның бәһасез тупланмасы ул.