ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән Базарлы Матакта яшәүчеләрне зур яңалык көтә – каты көнкүреш калдыкларын гадәтләнгәнчә урамга чыгарып куюдан туктап, махсус контейнерларга сала башлаячакбыз.

18 мартта Россия Президентын сайлау районыбызда зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы белән үтте. 

Сайлаучылар исемлекләренә кертелгән әлкилеләрнең 96,24 проценты тавыш бирүдә катнашты. Аларның 92,05 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Район ветеринария берләшмәсе УАЗ базасында эшләнгән махсус автомашинага ия булды.

Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә районның төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.

Районда үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре шул исәптән исерек хәлдә рульгә утырган бер йөртүчене тоткарлаганнар.

 

Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче Нияз Гайфуллин “Шәһәр – балачак яклавы астында” дигән җәмгыяви экологик реклама республика конкурсының “Робототехника” номинациясендә өченче урынны алды.

Районда үткән атнада өч чит ил кешесе миграция исәбенә куелган.

Болар Чехия, Әзербәйҗан, Әрмәнстан гражданнары. Алар барысы да безгә эшкә килгәннәр.

Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре  чит ил гражданнарының миграция закончалыгы таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәвен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә өч административ хокук бозу факты ачыкланган.  


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Үткән ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан иң күп сөтне Чуаш Кичүе җирлегендә җыйганнар – 19624 килограмм тәшкил иткән ул.

 

Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае укучылары Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә Язгы иреклеләр мәктәбе ачылышында катнаштылар. 

Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбыз командасы бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International