ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.

Ел башыннан бирле 95 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) чирләре билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Базарлы Матактагы Ленин бакчасы дип телгә кергән паркка 1965 елда нигез салына: авыл үзәгендәге шактый зур мәйданда Җиңүнең 25 еллыгына багышлап каен, учак агачлары утырталар.

Базарлы Матакның көнчыгыш ягында яңа төзелгән биологик чистарту корылмасы эшли башлады.

 Ул район үзәгендә тәүлегенә 250 кубометр канализация суларын көмеш кебек чистартып чыгарырга сәләтле. Әлеге объект республикадан килгән зур җитәкчеләр, күп санлы журналистлар катнашында тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.

26 мартта 8.00-16.00 сәгатьләрдә радио һәм телевидение программалары  трансляцияләнмәячәк.

Бу Большие Полянки (Биләр) радиотелеүзәгендә планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү белән бәйле.

20 мартта “Алинә” универсаль спорт залында инвалидлар спартакиадасы үткәреләчәк.

Анда һәр авыл җирлегеннән ике кешелек команда катнашуы күздә тотыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз спортның алты төре буенча көч сынашачак. Ярышлар сәгать 10 да башлана. “Алинә”гә рәхим итегез!

“Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов һәм “Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Гәрәев узган атнада Казанда республика фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятьләре ассоциациясенең  ХVIII съездында катнаштылар.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

15 март –Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне быел “Цифрлы базарларны гадел һәм намуслы итик” девизы астында уза.

Кар катламы тирән булмаса да, райондагы алты торак пунктта яшәүчеләргә язгы сулар зыян салырга мөмкин. 


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Район ЗАГС бүлегендә февраль аенда яңа туган 12 бала теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International