Базарлы Матак мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ранил Шәмсетдинов апрель-майда Анападагы Яшь армиячеләрнең ЮНТЕХ инновацион һәм фәнни-техник иҗаты лагерына барачак. Лагерь “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә эшли һәм роботлар техникасына багышланган Татарстаннан әлеге лагерьга бары ике генә укучы чакырыла, аларның берсе безнең Ранил. Укучының җитәкчесе Рамилә Шәмсетдинова.
Бу елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда иң уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә “Татмедиа” АҖнең Әлки филиалы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлки районы мәктәпләрендә чуаш милләтеннән булган 412 бала укый.
Бу уку елында аларның 74,51 проценты чуаш телен туган тел буларак өйрәтә. Районның 6 мәктәбендә бу тел аерым фән буларак укытыла.
Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылды.
ТАССР төзелүгә 100 тулуга багышланган “Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан” фестивале кысаларында узган әлеге концерт бай эчтәлеге, номерларның төрлелеге белән сокландырды. Анда гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре дә, укучылар да актив катнашты.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм.Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтмаган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне, кызларыбызны, хезмәт- тәшләребезне бәйрәм белән котлап, аларга чиксез ихтирамыбызны, яратуыбызны җиткерәбез. Гаилә учагын сүндерми саклый белүегез, якыннарыгызга җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбызга әйбәт тәрбия бирүегез, тормышта безгә рухи терәк һәм таяныч булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, гүзәл затларыбыз.
15 мартта 9.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Гостехнадзор Идарәсе начальнигы – Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов халыкны кабул итәчәк.
Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы “Ел хатын кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең “Хатын-кыз – ана” номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим балаларын – биш сабыйны да тәрбиягә алды. Аларга ана назын, гаилә җылысын биреп, ире Рәфис белән бергә үз балаларыдай кадерләп үстерәләр.
1 февральдән республика мәктәпләрендә “Без бергә” (Мы вместе) Зур гаилә Уеннары старт алды.
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды делегатлары 2 мартта к тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр булдыру йөзеннән Әлки районында булып киттеләр.