Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында райондашыбыз Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары узды.
1917 елның 18 декабрендә яшь Совет дәүләтендә “Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык халәте актлары китапларын алып бару турында”декрет кабул ителә.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе “Кышкы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә.
Район благочинные, “Алинә” спорт комплексы тренеры Андрей Зиньков “Шәхси үрнәк” номинациясендә “Ел спортчысы” республика премиясе җиңүчесе булды.
Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша.
Бу көннәрдә бик күп күңелле чаралар үткәрелер, балалар да, олылар да чыршы бәйрәмнәрендә күңел ачар. Ул шатлыклы чаралар күңелсез тәмамланмасын, шомлы хәбәрләр бәйрәм ямен бозмасын дисәк, һәркайсыбызга хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
“Алинә” спорт комплексында билбау көрәше буенча ДЮСШ беренчелеге үткәрелде.
Юхмачы урта мәктәбе укучылары анда аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. Ранил Саттаров – беренче, Шамил Әхмәтшин – икенче, Илһам Җәләев өченче урыннарны алдылар.
19 декабрьдә Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында модульле чаңгы базасы ачылды.
Күптән көтелгән бу объектның сафка басуын әлкилеләр шатланып кабул иттеләр.
“Бердәм Россия” партиясе төзелүнең 16 еллыгы уңаеннан партиянең җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләр арасында иң матур стендлар ясауга конкурс игълан иткән иде.
Мәгълүм булганча, ул Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелә.
“2016 елда бу вакытта безгә тапшырган сөт өчен литрына 20 сум исәбеннән түләделәр.
Быел исә 17 сумнан гына исәп-хисап ясыйлар. Бер ел эчендә сөткә бәя шулай төштеме әллә?
Салман авылы халкы исеменнән”.