ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Билбау көрәше буенча республика турнирында Әлки командасы спортчылары барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар.

Бу атнада районда чыршылар сата башладылар. Бәяләре 200 сумнан 2500 сумга кадәр.


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Оешма-учреждениеләр, клублар биналарын, шәхси йортларны Яңа елга иң матур бизәүгә һәм кар-боз сыннар ясауга район бәйгесе игълан ителде.

Районда 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр “Кар машинасы” операциясе үткәрелә.

Базарлы Матакның Көнчыгыш урамы азагында төзелгән чаңгы базасы 15 декабрьдә 11 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.

Базарлы Матакта яңарак кына эшли башлаган мәдрәсәдә 10 декабрьдә Мәүлид бәйрәме узды.

15 декабрьдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була.

Районыбызның өч мәдәният йортына яңа музыка җиһазлары тапшырылды. Республика мәдәният министрлыгыннан заманча тавыш көчәйткеч аппаратурага быел яңа биналы булган Иске Камка мәдәният йорты һәм капиталь ремонт үткәрелгән Югары Әлморза мәдәният йорты ия булды.

“Әйлән-бәйлән” Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале хәзер һәр елны безнең районда узачак.

Балалар иҗаты йорты коллективы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International