Роспотребнадзорның Татарстан Идарәсе Нурлат, Аксубай районнары территориаль бүлегендә 12 октябрьдә 10.00-16.00 һәм 18 октябрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә эшмәкәрләр өчен Бердәм “ачык ишекләр” көне үткәрелә.
Бүлекнең адресы: Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10. Сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен тел.: 8 (84346) -2-10-93, 8 (84345)-2-08-83.
Бүген, 2 октябрьдә, район хәрби комиссариатында көзге чакырылыш буенча медицина комиссиясе эшли башлады.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Әлки хәбәрләре” газетасы 6 октябрьдә “Турыдан-туры элемтә” үткәрә.
5 октябрьдән 15 енә кадәр – “Подписка декадасы”нда 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре”нә арзанрак бәядән язылып калырга мөмкин.
Волейбол буенча ир-атлар командалары арасында район чемпионатына 3 октябрьдә старт бирелә.
Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре!
Сезне чын күңелдән җылы һәм якты бәйрәм – Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм безнең һәркайсыбызга буыннарның бердәмлеге һәм тыгыз бәйләнеше хакында кабат искәртә. Бу көнне без сезгә, хөрмәтле әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, районыбызның барлык өлкәннәренә кече Ватаныбызны үстерүгә керткән көчегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, бәһасез тәҗрибәгез, зирәклегегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
1 октябрьдә “Колос” кинотеатрында “Гомер көзе алтын булсын” дигән нәфис фильм күрсәтелә.
Кинога хөрмәтле өлкәннәребез, шулай ук теләге булган һәркем чакырыла. Фильм 14.00 сәгатьтә башлана.
Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә.
Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.