Капиталь ремонттан соң Чуаш Кичүе балалар бакчасы ишекләрен ачты.
Бер төркем райондашларыбыз гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Сихтермә-Хузангай белән Яңа Сихтермә авыллары арасында күтәртелгән юл төзелеше ахырына якынлашып килә.
Белем көнендә Чуаш Кичүендә яшәүче Андрей һәм Наталья Дормидонтовларның өч балалары мәктәпкә укырга барды. Добрыня – 9 нчы сыйныфка, Аэлита – 7 нчегә һәм Анюта – 2 нчегә. Әлеге гаиләдә барысы алты бала үсә.
Ә районыбызның 20 гомумбелем мәктәбенә 1 сентябрьдә 2078 укучы килде. 261 малай һәм кыз беренче сыйныф укучылары булдылар.
1 сентябрьдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Анда вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, күмәкләп гает намазы укылды.
1 сентябрь – Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.
Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады.
31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән.
Әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешма-учреждениеләр мәгълүм булды.
1 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.