Район китапханәләре быелның икенче ярты еллыгына 245 мең сумлык газета-журналларга язылганнар.
Гөлназ Алиева Балалар иҗаты йортында озак еллардан бирле башлангыч сыйныф укучыларына өстәмә белем бирә. Ул быел Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы конкурсының “Балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” дигән номинациядә катнаша һәм “Социаль педагогика” юнәлешендә грантка дәгъва кылучылар исемлегенә кергән.
Әлеге урамда яшәүчеләр су җитмәүдән аптырый иделәр. Суүткәргечләр тишелеп тә еш җәфалады. Һәм менә быел урамның буеннан буена яңна трасса салынды. Әлеге эшләрне Казаннан “Азамат” җәмгыяте башкарды. Егетләрне яңгырле көннәр дә куркытмады, теләсә нинди шартларда эшләрен дәвам иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә куәтле экскаваторлар ярдәмендә зур күләмле эш башкарылды.
Әлеге бригада район үзәгенең Юбилей урамында да суүткәргечләр алыштыра, “Ләйсән” йөзү бассейнына янәшәдәге су скважинасыннан яңа трасса салды.
8 июлдә Базарлы Матакның ана даны паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багыәланган зур бәйрәм булачак.
13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.
Бу көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булып, халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар.
Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар.
Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин.
Базарлы Матакның Ленин урамындагы ике катлы йортка быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, 28 июньдә аны куллануга тапшырдылар.