ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Бу көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булып, халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының  башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар.

Халыкта инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтем булса да, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңгәннәргә саллы бүләк бирсәләр күңеллерәк, билгеле. Быелгы Сабантуйның ат ярышларында катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырачаклар.

Рәсми хатлар белән эшләүдә төгәллек җитеп бетми. Төрле органнарга килеп ирешкән һәр хатның, гариза яисә мөрәҗәгатьнең тикшереп хәл итү һәм аңа җавап бирү вакыты бар. Бу таләпләрне бозучыларга карата административ чаралар да күрелергә мөмкин.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матакның Ленин урамындагы ике катлы йортка быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, 28 июньдә аны куллануга тапшырдылар.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

 Иске Алпар халкына сокланмый мөмкин түгел: гаять кыска вакытта – тулыр-тулмас дүрт айда буе 17, биеклеге 22 метрлы мәһабәт мәчет бинасын төзеп тә куйдылар, аны Ураза гаете алдыннан тантаналы итеп, күп кунак чакырып ачтылар да

Карга мәктәбенең газ казаннарын алыштыруга керештеләр.

Алдагы еллар мисалы күрсәткәнчә, Сабантуйга күпчелек халык үз машинасы белән бара.

Хуҗалыкларда яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләүгә керештеләр.

“Яшь имәннәр” балаларны савыктыру лагерында беренче смена тәмамланып килгән көннәрнең берсендә шунда ял итүче малайлар-кызлар янында кунакта булып кайттык. Һава торышы көненә бишкә төрләнсә дә, балаларның кәефләре әйбәт икән, урман кочагында рәхәтләнеп күңел ачалар, үләннәр исе белән хушланган саф һава сулап, сәламәтлекләрен ныгыталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International