ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Югары Матакта эчә торган суның составында акбур нормадан артыграк, ә бу  кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Татар Шәпкәсендә исә башняда су туңып җәфалый. Авыл халкының аны төннәр буе җылытып чыккан чаклары була. Болар һәм авыллар тормышындагы күп кенә башка проблемалар Иске Матак авыл җирлегендә узган җыеннарда кузгатылды.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбендә пневматик мылтыктан төз ату буенча район мәктәпләре командалары ярышты. Әлеге чарада Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та катнашты.

Районда грипп белән авыручылар юк. Ә менә  сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр арта бара. 

Үткән атнада район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән.

Ул гаиләдә икенче бала.

 

Иске Хурада авылыннан Андрей Яганев киокусинкай-каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Муниципаль район советы утырышында халыкка арендага һәм милек итеп бирелүче җир биләмәләренең  чик күләме (максималь һәм минималь) билгеләнде.

Район мәдәният йортында соңгы вакытта  яшьләр арасында танышу кичәләре оештыру гадәткә керде.

Ут-күздән сакла, ходаем… Әбиләр, әниләр  дога кылган саен шушы теләкне әйтми калмыйлар иде. Янгын – бернине дә аямый торган куркыныч афәт шул. Үткән җомгада Татар Төгәлбәе авылында яшәүче күп балалы Сәхиповлар гаиләсенә шундый каза килде. Алар яшәгән өйдә ут чыгып, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала үстерүче гаилә йорт-җирсез калды.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр район үзәгендә туган якны өйрәнү музеенда булып, бик тәэсирләнеп кайтканнар.

Иске Чаллы авыл җирлеге советы эшчәнлегенең бик күп төрләрен исәпләп төзелгән рейтингта еш кына беренче урында бара. Бу җирлекне әле икенче генә ел Муса Исхаков җитәкли. Аз вакыт, әмма, халык җыелышында яңгыраган чыгышын тыңлагач, аның халык белән уртак тел тапканын, җирлекне үстерү өчен кайсы юнәлештә нәрсә эшләргә кирәклегенә төшенгәнен аңладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International