Халыкны кабул итүләрдән соң Айрат Хәйруллин журналистларга болай дип сөйләгән иде: “Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар белән аралашканда төп бурычы – мәсьәләләрне закон чыгару дәрәҗәсендә хәл итү. Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге үзләренең шәхси проблемаларын хәл итүне сорый.
Әлки район суды 26 яшьлек Александр Бравковка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Егет РФ Җинаятьләр Җыелмасының 328 маддәсе 1 бүлеге буенча – хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хезмәткә чакырылудан тайчанган өчен хөкем ителде.
Узган якшәмбедә районда хоккей сезонына старт бирелде.
Декабрь башында район башкарма комитеты оешма-предприятиеләр арасында кар-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан иткән иде.
Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгедә грант оттылар. Бер миллион сум грант акчасына алар МТЗ тракторлары сатып алдылар.
Билбау көрәше буенча чемпион исемен яулаган Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Регина Нуретдиновага район башлыгы Александр Никошин 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
Җирле үзидарә органнарында күпъеллык намуслы хезмәте, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
17 декабрьдә, шимбә көнне, район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе була.
Ярминкәдә бөртек, фураж, печән, салам, ит сатуга өстенлек биреләчәк.
Республиканың Чыршы бәйрәменә районыбыздан 18 укучы барачак.
Үткән атнада район мәдәният йортында хәйрия концерты булды. Анда җыелган акчалар авыр чир белән көрәшүче 16 яшьлек райондашыбыз Фазыл Гыйниятуллинны дәвалауга ярдәмгә юлланды.