Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон кабул иткән.
Иң күп хезмәт хакы алучы лидерлар рейтингында Владимир Путин 9 нчы урынны биләгән. Франциядә чыгучы Les Echos вакытлы матбугатына нигезләнеп, бу хәбәрне RNS яза.
Чуаш Кичүендә бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр.
Районыбызда Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов булып китте. Ул мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.
Авыл җирлекләренең соңгы атна эшчәнлеге буенча (14 ноябрьгә) төзелгән рейтингта беренче урынны бу юлы да Иске Алпар җирлеге үз кулында тота.
Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур суммадагы грантлар ота алачак.
Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә 28 ноктада авыл сыйлары белән сату итте.
Сөт тапшыручылар игътибарына: 10 ноябрьдән эшмәкәр Шәйхетдиновлар шәхси сектордан җыелган сөтне 21 сум 50 тиеннән кабул итә башладылар.
Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, җилкәсенә төшкән авырлыкны күтәрешү, ярдәм кулы сузу – кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе, моңа киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле.
2017 елда акцизларны күтәрәчәкләр.