ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Алпар авылы мәчете совхоз һәм халык көче белән 1992 елда салынып, мәчеткә йөрүчеләр һәм мәхәллә халкы өчен ишекләрен ачкан иде.  Аллаһ йорты кытлык елларында салынды һәм, әйтергә кирәк, төзелешнең сыйфаты да чорына күрә булган, күрәмсең. Кыскасы, мәчет нык искергән, стеналары какшаган, салкын һәм җилле көннәрдә җылыны саклый алмый.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызда әнә шундый исемдәге конкурс игълан итәбез. Атамасыннан аңлашылганча, ул гаиләләр турында булачак.

“Сезгә Чуаш Борнаеннан шылтыратабыз”. Менә “Әлки хәбәрләре”нең 9 ноябрь санын укыдым да үз фикерләремне җиткерергә булдым. 


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу атнаның якшәмбесендә авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым буенча референдумнар үтәчәк.

Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлекчәсендә төрле җинаять һәм вакыйгалар хакында 30 хәбәр алынган.

16 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр “Алинә” спорт залына килеп, Бөтенроссия ГТО нормативларын үтәп булачак.

Быел районыбызда 16 янгын теркәлгән (узган елда 23 тапкыр ут чыккан булган).

Район мәгариф хезмәткәрләре барысы да гриппка каршы прививка ясатканнар.

Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән карардан күренгәнчә, киләсе елда яңа ел каникулы үткән еллардагыга караганда кыскарак булачак.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Ритм” хокук бозуларны профилактикалау отряды Чистайда үткән спорт ярышларында икенче урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International