“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма татартсанлыларның һәр мөрәҗәгате кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны республика җитәкчелеге колагына интернет аша ешрак җибәрә башладылар.
Авылларыбыз тарихы һәм күренекле якташларыбыз турындагы иң мөһим мәгълүматларны туплап район энциклопедиясе чыгару күздә тотыла.
Үргәгар авылында яшәүче Гаваз Закиров “Балкыш” республика бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды.
Район башкарма комитеты белгечләре Иске Алпар, Карга һәм Үргәгар авылларына барып, анда яшәүчеләргә электрон хезмәтләрдән файдалану турында видеомәгълүмат күрсәттеләр.
24 октябрьдә коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.
24 октябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең XXIV конференциясе булды. Аның эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Бу атнада мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамлана.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай, бер кыз дөньяга килгән.
Аларның икесе – гаиләдә өченче, берсе икенче бала.
Россия хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр “туңдыру”мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә.
Киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә.