ЯҢАЛЫКЛАР



13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән медицина хезмәткәрләренә компенсацияләр түләү 2017 елга да озайтылачак.

Район балалар китапханәсендә Халыкара музыка көненә багышлап “Сихерле авазларның тылсымлы көче” дигән кичә үткәрелгән.

Бадминтон буенча Казанда үткән  “Татарстан өметләре” республика ярышларында балалар иҗаты йорты каршында шөгыльләнүче Самат Фәхретдинов 2005 елда туганнар арасында бронза медальгә лаек булды.

Ел башыннан бирле районның бюджет оешмалары 1 миллион 282 мең 900 киловатт/сәгать электр энергиясе, 1 миллион 477 мең 300 кубометр газ кулланганнар.

Базарлы Матактагы мәдрәсә төзелешенә “Сөләйман мәчете” фондыннан 50 мең сум акча бирелде.

Урман утырту айлыгы барышында районыбыз авылларында дистәләгән агач-куаклар пәйда булды.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Юлларда җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатында 10-19 октябрьдә районыбызда “Җәяүлеләр кичүе” профилактика декадасы үткәрелә.

Хуҗалыкларында сыер асраучылар өчен тагын бер күңелле яңалык: сатып алынган савым аппараты бәясенең 40 проценты дәүләт тарафыннан кире кайтарылачак.

Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International