Урман утырту акциясе башланганнан бирле районыбызда 700 төп агач утыртылды инде.
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы.
Җәмәгать тәртибен саклаучы яшьләр оешмаларының 6 нчы республика спартакиадасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары да катнашып, командалар арасында икенче урын алып кайттылар.
Алабуга шәһәрендә бокс буенча Бөтенроссия турниры уздырылды.
Район халкының коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары күбәйгән.
Районыбыздан ун кешелек делегация Казанда Укытучылар бәйрәмендә булып кайтты.
Көзге каникул вакытында тест үткәреп укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
2015 елда булган милек-мөлкәтебез өчен салымны түләү вакыты быел үзгәртелде – һәркем җир, транспорт һәм күчемсез милек салымын 1 декабрьдән дә соңга калмый түләп өлгерергә тиеш.
Авылларыбызның киләчәге нинди булыр? Яшьләр туган җирдә төпләнеп калырмы, тәгәрәшеп балалар үсәрме? Бүген бу күпләрне уйландыра, борчый. Ә бар шундый райондашларыбыз: зур сүзләр сөйләми генә, алар авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырталар. Тәвәккәлләп үз эшләрен ачалар, җиң сызганып хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Авылның иртәгәсе, өмете нәкъ менә алар кулында. Иске Салман авылыннан гаилә фермасы җитәкчесе Радик Насыйбуллин – шундый булдыклы ир-егетләрнең берсе.