ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Авылларыбызның киләчәге нинди булыр? Яшьләр туган җирдә төпләнеп калырмы,  тәгәрәшеп балалар үсәрме? Бүген бу күпләрне уйландыра, борчый. Ә бар шундый райондашларыбыз: зур сүзләр сөйләми генә, алар авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырталар. Тәвәккәлләп үз эшләрен ачалар, җиң сызганып хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Авылның иртәгәсе, өмете нәкъ менә алар кулында. Иске Салман авылыннан гаилә фермасы җитәкчесе Радик Насыйбуллин – шундый булдыклы ир-егетләрнең берсе.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Авыл хуҗалыгының итчелек тармагында эшләүчеләрне берничә ел куркытып, киеренкелектә тоткан афәт безгә дә килеп җитте: күрше Нурлат районында шәхси хуҗалыкта бер баш дуңгызның һәм тагын бер баш кыргый кабан дуңгызының африка чумасыннан үлүе мәгълүм булды. Урман эчендә урнашкан, күп булса 10 йортлы Сосновка авылы бездән ерак түгел, шуңа күрә Әлки районы куркыныч икенче зонага керә икән. Шул сәбәпле районда тиз арада саклык чаралары күрелә башлады.

Район укытучылары үзләренең бәйрәмнәрен күңелгә ятышлы итеп билгеләп үттеләр.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк.

Сентябрьдә туган балалар хисабына районда халык саны  тугыз кешегә арткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты имзалады.

1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Аларның берничәсендә район җитәкчеләре дә катнашты.


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясендә, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы мәктәпләрендә 10-11 сыйныфлар өчен дәрес үткәрделәр.

Пенсия фонды идарәсендә 5 октябрьдә өлкән яшьтәгеләр өчен “кайнар линия” эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International