Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.
Августтан октябрьгә кадәр район территориясендә “Уңыш-2016” күзәтү-профилактика операциясе үткәрелә.
30 август – Республика көнендә районыбызда бай программалы бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.
Ветераннар (пенсионерлар) оешмаларының район советы үзенең отчет конференциясен үткәрде. Төрле авылларда эшләп килүче 21 башлангыч оешмадан илледән артык делегат соңгы биш елда эшләгәннәр турында сөйләштеләр.
26 августта 14.00-16.00 сәгатьләрдә Борискино авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
“Бердәм Россия” партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктлары 25 августта Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләячәк.
Сихтермә-Хузангай авылы читендә, Инчә елгасы белән мул сулы буа белән чикләнгән бик матур урында ун йорттан торган яңа урам барлыкка килде. Республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша төзелгән әлеге өйләрне фондның җитәкчесе Тәлгать Абдуллин үзе килеп күреп китте.
Бибай Чаллысында яшәүчеләр өчен 18 августта күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды – авылда күпфункцияле мәдәни үзәк, гади итеп әйткәндә, клуб ачылды. Ул бик кирәк иде, чөнки биредә үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтеп сыналган, җыр-биюне яраткан, актив халык яши.
Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады.
Иске Алпарда яшәүче Рәис Мәхмүтов һәм Рамил Зәйнуллиннар сыерлар асрау өчен бу җәйдә яңа сарайлар төзүгә керешкәннәр.