ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төрле экскурсияләргә еш йөриләр.

Күптән түгел алар Хузангай-Сихтермәдәге танылган шагыйрь Педер Хузангай музеенда булып кайттылар.

Районыбыз игенчеләре, 30 мең 572 гектарда үстерелгән игеннәрне җыеп суктырып, республикада беренчеләрдән булып иртә культуралар урагын төгәлләделәр.

Юхмачы авыл җирлеге советы утырышында шушы җирлеккә караган Югары һәм Түбән Әлморза авылында яшәүчеләр дә катнашты. Советның яртыеллык эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов сөйләп үтте.

Авыл җыенында Карамалының киләчәге турында чын-чынлап борчылулы сүз алып бардылар. Укучылар аз булу сәбәпле, берничә ел элек авылның тугызеллык мәктәбе дә ябылган иде. Быел башлангыч мәктәпкә дә чират җиткән, аның ишегенә йозак эленәчәк. Иң аянычлысы – Карамалыда мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанда бөртекле культуралар уңышын җыю тәмамлануга бара. Әлки районы хезмәтчәннәре, республикада беренчеләрдән булып,  урып-җыю кампаниясен төгәлләделәр.Шушы көннәрдә генә биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин булып китте.

Чуаш Борнае мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Валерия Дулатова “Минем кече Ватаным” дигән конкурсның “Россия халыклары традицияләре һәм һөнәрләре” номинациясендә икенче урынны яулаган.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы хезмәткәрләре район үзәгендәге урамнар юлларын төзиләр һәм реконструкциялиләр.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Узган елда республикада 400 меңнән артык кеше кискен респиратор авырулар белән интеккән.

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел Бу турыда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткән.

Түбән Кәчи мәктәбен төрле елларда тәмамлаган авылдашлары быел мәктәпкә 11 мең сум акчалата ярдәм күрсәткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International