Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры итеп Васяйчев Евгений Владимирович билгеләнде.
“Бердәм Россия” партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүчеләр әнә шулай ди. Әлеге партиянең җәмәгать кабул итүе
пункты (приемная) урнашкан, “Бердәм Россия” логотибы төшерелгән автобусның районыбызга инде икенче килүе. Бу юлы ул Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләде.
29 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү булачак.
Ветеринария хезмәткәрләре көнен республика зурлап Арчада үткәрде быел. Безнең районнан әлеге бәйрәмдә ун кеше катнашты.
Базарлы Матакның Крайнов һәм Кояшлы урамнары кисешендә светофор эшли башлады.
25 августта Базарлы Матакта зур бассейн ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов катнашты.
Соңгы атналарда әлкилеләр “Яңарыш” фондына үзләреннән шактый зур өлеш керттеләр.
Кошки – район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе. Дөрес, монда да инде асфальт килеп җитте. Әмма бу юнәлештәге юл полотносының берничә урында шактый тузган булуы юлчыларга байтак уңайсызлыклар тудыра.
Сүз дә юк, үзәктән читтәге мондый авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел баскычы булган ФАПларның әйбәт хәлдә булуы гаять мөһим. Кошкида бу мәсьәлә уңышлы хәл ителде – узган атна азагында биредә яңа модульле ФАП ачылды.
Халыкны социаль яклау – Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәтнең төп юнәлеше, нигезе. Пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, авыруларга һәм башкаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тоткан 30 федераль һәм 49 республика чарасы гамәлгә ашырыла безнең республикада.