8 августта кайбер хуҗалыклар арыш чәчә башлады. Тагын ике көннән исә “КШ-Агро”ның барлык филиалларында да чәчүгә керешәләр. Көзге культураларга быел 25 мең гектар мәйдан биреләчәк.
Район механизаторлары игеннәрнең 80 процентын җыеп алдылар.
Мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникуллар вакытында балаларны игътибарсыз калдырмыйлар, алар өчен төрле чаралар үткәрәләр.
Район укытучыларының август киңәшмәләре төрле секцияләрдә 16 августта башланып, 26 августта пленар утырыш белән төгәлләнәчәк.
Бразилиядә барган ХХХI нче Җәйге Олимпия уеннарында Тимур Сафин фехтование ярышларына рапирачылар турнирында өченче урынны яулады.
Фермер Нина Агапова Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына үз хуҗалыгыннан ике бәрән белән кәҗә бүләк иткән. Ә “Салман” предприятиесе җитәкчесе Алла Петрова ике дуңгыз баласы китерткән. “Хузангай” җәмгыяте директоры Евгений Чугунов интарнытның котельнясын ремонтлау өчен төзелеш материаллары биргән. Шул ук эштә “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин да булышкан – котельняның идәнен бетонлау өчен материаллар белән тәэмин иткән.
Базарлы Матакның үзәк паркында хәрәкәтне данлап акция үткәрделәр.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка муниципаль органнарда озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан район хакимиятие башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хаты тапшырды.
Район авылларында күчмә флюорография җайланмасы эшли башлады.
Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылды.